"Җир Сәгате"халыкара акциясе
Бу искиткеч вакыйга безгә табигатьне кайгыртуның мөһимлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга һәрберебезнең ничек өлеш кертә алуын искә төшерә.
"Җир Сәгате" алдыннан тәрбия буенча директор киңәшчесе Нуруллин а.а. җитәкчелегендә 1 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрелде. Укучылар бу темага әңгәмә кордылар. Тәрбия буенча киңәшче Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле мастер-класс үткәрде.