Яныл аграр көллияте «Язгы игелек атнасы " республика акциясе кысаларында студентлар «кече туганнарыбыз» сыерчыклар өчен сыерчык оялары әзерләделәр. Ел саен үткәрелә торган бу акция традициягә кереп калды һәм һәр яз саен балалар иске йортларын яңаларына алыштыралар, сыерчык оялары саны арта.
Бу вакыйга кошларга файда китерде дип уйлыйбыз. Кошчыкларның килеп чыгуын көтәбез. Ә әлегә аларның җырларыннан ләззәтләнәбез.