2025 елның 27-29 мартында Казанда 2013 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Бөтен сезон дәвамында бу көнгә 19 команда ярышты, әмма нәтиҗәдә өч команда гына призер булды. Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы –өченче, Кукмарадан «Ягуар» командасы- икенче, Казаннаң «Авиатор» командасы беренче урынны яуладылар.
«Иң яхшы уенчы» номинациясендә Мәгъсүт Хаҗипов танылды. «Ягуар» командасын, тренер Диас Сәйфетдиновны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез, шулай ук әти-әниләргә балаларына ярдәм иткәннәре һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерәбез.