Кукмарада ир-атны үз тормыш иптәшен үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр

2025 елның 28 марты, җомга

Кукмара районы прокуратурасы Кукмара районы Нырьино авыл җирлегендә яшәүче 58 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү).
2025 елның 12 февралендә көндез ир-ат, үз өендә исерек хәлдә, тормыш иптәше белән җәнҗал куптарган. Ачуланышу барышында гаепләнүче тимер таяк белән хатын-кыз ягына кизәнгән, шул ук вакытта үтерү белән янаган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше асылда карау өчен мировой судка җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International