Кукмара районы прокуратурасы Смоленск өлкәсендә яшәүче 59 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (автомобиль белән идарә итүче зат тарафыннан саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу).
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 12 февралендә ир–ат, «Киров-Нократ Аланы» автоюлында SCANIA автомобиле белән идарә иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм пассажир булган УАЗ маркалы автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә УАЗ автомобиле йөртүчесе һәлак булган, ә күрсәтелгән автомобиль пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен Кукмара район судына җибәрелгән.