2 апрельдә Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 «б» сыйныф укучылары өчен, уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г., “Язучылар коррупциягә каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучыларга А.П. Чехов, Н.В. Гоголь, М. Е. Салтыков-Щедрин, М. Зощенко, А. С. Грибоедов, А. С. Пушкин әсәрләрендә ачылган ришвәтчелек һәм казна урлау турындагы китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче аңлаешлы формада коррупциянең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте һәм аңа каршы көрәш ысуллары турында сөйләде.