2 апрель көнне, Халыкара балалар китабы көнендә, С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2в сыйныфы укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова китапханә буйлап экскурсия һәм «Тылсымлы китаплар дөньясы» конкурс-уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар бу көннең ел саен 2 апрельдә, әсәрләре балалар әдәбиятының классикасына әверелгән бөек әкиятче Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелүен белделәр. Шулай ук аның биографиясендәге кызыклы фактлар һәм мөһим вакыйгалар белән таныштык. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнаштылар, үзләрен чын мәгънәсендә әкият белгечләре итеп күрсәттеләр.