3 апрельда С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт булырга телибез» конкурс-уен программасы уздырды. Ул балаларга көн режимын үтәүнең мөһимлеге, шәхси гигиена кагыйдәләре турында сөйләде, «витаминнар» төшенчәсе белән таныштырды һәм аларның нинди продуктларда булуын аңлатты. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.