.jpeg)
Лубян урта мәктәбендә беренчеләрдән булып батарея җыю буенча «батарейка бир-конфет ал»социаль – экологик акциясе оештырылды.
1-9 сыйныфларда укучыларның барысы да педагоглар һәм ата-аналар белән бергә актив катнаштылар.
Батареялар безнең көндәлек тормышыбызга күптән һәм ныклап кереп китте.Без аларны йөзләгән төрле электр приборларында: сәгатьләрдә, телевизор пультларында, куәтле фотоаппаратларда һәм башка профессиональ җиһазларда кулланабыз. #Эковесна2025