Мәктәптә өмә: бергәләп дөньяны чистарак һәм матуррак итәбез!
05.04.2025 безнең мәктәптә язгы өмә узды, һәм без бу вакыйгадан килгән шатлыгыбызны уртаклашырга телибез! Укучылар сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары белән кыштан соң тәртип урнаштырырга чыктылар. Тырма, себерке, перчатка һәм яхшы кәеф белән коралланып, балалар узган елгы яфракларны җыештырдылар, чүп-чар җыйдылар, сукмакларны себерделәр.