7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, "Сәламәт – зур байлык» дип исемләнгән слайд-әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар һәм сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.