14 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Сәрдекбаш һәм Ядегәр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Барысы да космос турында» дигән мавыктыргыч квест-уен үткәрде. Уен барышында укучылар кызыклы тематик космик станцияләр буйлап үттеләр, анда укучылар планеталарның үзлекләре турында белделәр, йолдызлар атласын өйрәнделәр, таблицада яшерелгән йолдызлыкларны таптылар.