14 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Кәркәвеч һәм Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен китапханәче Асанова Алевтина «Без коррупциясез дөнья яклы» дигән танып белү сәгате үткәрде. Балалар «коррупция» төшенчәсе белән һәм коррупция күренешләре формалары, аның нәтиҗәләре белән таныштылар. Балалар коррупциянең зарарлы булуын чагылдырган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әкият мисалларында балалар коррупциянең куркыныч булуын аңладылар.