“Укы! Уйна! Китап белән дус бул!” экскурсия-танышу

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1в сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина “Укы! Уйна! Китап белән дус бул!” экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International