«Сандугачтай моңлы Тукай теле» шигырь конкурсы

2025 елның 18 апреле, җомга

17 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе Зур Кукмара авылының “Шатлык” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Сандугачтай моңлы Тукай теле» шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең авыр балачагы, иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Соңыннан балалар туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Бәйгедә катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International