.jpeg)
Санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз - 2025» республика конкурсы кысаларында Починок-Сутер мәктәбендә «батарея бир – Табигатьне сакла»акциясе узды! Конкурсның калдыкларны аерып җыюга багышланган икенче атнасында укучылар табигать турында чын-чынлап кайгырту күрсәттеләр һәм акцияләрдә актив катнаштылар. Укучылар җыелган батареяларны алып килделәр, шуның белән әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керттеләр. Шулай ук "макулатура бир, агачны коткар" иншалар конкурсы, "чүп-чар турында фактлар"стена газеталары конкурсы, "икенче тормыш"кул эшләре конкурсы оештырылды.
#ЭКОВЕСНА2025