.jpeg)
17 апрель көнне мәктәптә мәктәп яны территориясен җыештыру буенча апрель өмәсе булып узды.анда 1-11 сыйныф укучылары һәм педагоглар коллективы катнашты. Тырма, себерке, перчатка һәм яхшы кәеф белән коралланып, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр, сукмакларны себерделәр, чүп-чарны җыйдылар. Эш кайнап торды, көлү, мәзәкләр һәм бердәмлек хисе безне өмә дәвамында озата барды. Мәктәп территориясенең чистарак һәм матуррак булып үзгәрүе күренә иде. Нәтиҗә көтелгәннән дә артып китте! Мәктәп ишегалды чисталык һәм сафлык белән балкыды. Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсендә безнең мәктәп территориясе тагын да яхшырды!
#мбоусошсманзарас #мәктәп #өмә #ЭКОВЕСНА