23 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан , “Тукай дөнья буйлап атлый ” дигән әдәби кичә үтте. Әлеге чарада Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 7а һәм 7б нче сыйныф укучылары, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз катнашты.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.