Хәтер сәгате ”Чернобыль-гасыр фаҗигасе”

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте – Чернобыль фаҗигасына быел - 39 ел. 23 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен    “Чернобыль- гасыр фаҗигасе” дигән     хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче Чернобыль фаҗигасенең сәбәпләре турында сөйләде.   Газета битләрендә  басылып чыккан, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучы якташларыбызның батырлыгы турында да әйтелеп үтелде.Биредә дәваланучылар, кеше язмышларын җимерүче һәлакәтләр кабатланмасын иде дигән теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International