«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ 2025 елның 30 апрелендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Кукмара районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча үткәрә: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 38 йорт (район мәдәният йорты). Язылу өчен телефон: +79063254025, 2-70-57.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.