«Язлар килә Тукай белән» әдәби сәгате

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен  китапханәче Фирдания Закирова Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Язлар килә Тукай белән» әдәби сәгате үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең катлаулы тормышы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, «Туган телем – Тукай теле» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара азагында балалар мультфильмнар карадылар һәм «Туган тел» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International