С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3нче мәктәпнең 8а сыйныф укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова «Наркомания – билгесезлеккә юл» мәгълүмати әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында балалар наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына зыянлы йогынты ясавы турында белделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.