Татарстан Республикасының Контроль-күзәтчелек эшчәнлегендәге профилактик чаралар турында мәгълүмат
"Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль закон нигезендә бизнес объектларында профилактик чаралар уздыру Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора.
Төп күрсәткечләр:
Профилактик визитларның максатчан күрсәткече: контроль (күзәтчелек) чараларының һәм профилактик визитларның гомуми саныннан кимендә 50%.
Норматив база :
Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең 31.03.2025 № ПР-56 уртак утырышы беркетмәсе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.02.2025 № 63 карары (10 пункт)
Өстәмә күрсәткеч : "региондагы барлык профилактик визитлардан дәүләт хезмәтләре порталында бәяләмәләр алган профилактик визитлар өлеше"
Гамәлгә ашыру өчен инструментлар:
Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында профилактик визитка язылу һәм аны бәяләү функционалы гамәлгә ашырылды
Профилактик визитларны язу һәм бәяләү функционалы буенча инструкцияле тарату листовкаларының макетлары порталда урнаштырылган monitoring.ar.gov.ru
Әлеге таләпләр Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингында һәм контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында Татарстан Республикасы позицияләрен яхшырту максатларында кертелгән.
Листовкалар кушымтада бирелә:
/file/kukmor/File/Profvizit.pdf
/file/kukmor/File/profvizit dlya biznesa.pdf
/file/kukmor/File/Instrukciya po funkcionalu ocenki profvizitov.pdf
/file/kukmor/File/1_26022025042750_profvizit (1).pdf