Әдәби кичә: “Сагынабыз сине,үлемсез Тукай”

2025 елның 25 апреле, җомга

24 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, Габдулла Тукайның туган көне  уңаеннан, “Сагынабыз сине,үлемсез Тукай”, дигән әдәби кичә  үткәрде. Китапханәче  шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Бөек классигыбыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җырын моңлы итеп башкарды.Әлеге чара ахырында килгән кунаклар   бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International