"Библионочь-2025" акциясе

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Кукмара үзәк китапханәсе «Библионочь-2025» Бөтенроссия акциясендә катнашты, акциянең темасы – «Свои герои». Ч.Т. Айтматова исемендәге 1 нче гимназия укучылары, "Современница", «Сөембикә» хатын-кызлар клубында катнашучылар, һәм китапханә укучылары Библионочь кунаклары булдылар. Алар өчен китапханә тарихы буенча экскурсия, «Сугыш булды... җиңү булды», «Ватан, батырлык, дан турында» дигән китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. Кич буе "Без хәтерлибез!Без горурланабыз” исемле фотозона эшләде. Теләүчеләр фотога төшә алдылар. Уку залында клубка  йөрүчеләр «Дөнья күгәрчене» акциясендә катнаштылар. Гимназия укучылары Георгий тасмасы рәвешендә истәлекле китап  кыстыргычлары  ясадылар. Конференц-залда уздырылган "Бөек Ватан сугышы" квиз-уены катнашучыларга үзләренең тарих белемнәрен тикшерергә һәм сугыш турында яңа фактлар белергә мөмкинлек бирде. Сугыш еллары җырларын башкару залны күңел җылысы белән тутырды һәм ата-бабаларның батырлыкларын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International