«Беренче Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме» танып-белү сәгате

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

30 апрельдә, 1 Май бәйрәме алдыннан, С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә  “Йолдызлык” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова «Беренче Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре, бүген Беренче Майның тынычлык һәм татулык көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелүе белән таныштырды. Балалар хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерде, бәйрәм һәм хезмәт турындагы табышмакларны чиште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International