Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсе 2 нче бүлегенең «з» пунктында каралган җинаять кылуда (сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуда) гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 3 апрелендә төнлә ир-ат, яшәү урыны буенча Кукмара шәһәрендә булганда, абыйсы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкән. Табын вакытында ир-атлар ачуланышкан, һәм низаг барышында гаепләнүче туганының корсагына пычак белән кадаган. Нәтиҗәдә зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен Кукмара район судына җибәрелгән.