15 майда- Халыкара гаилә көнендә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә «Тылсымлы бәхет нигезе» дигән бәйрәм программасы үткәрде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3б сыйныфы укучылары һәм «Сөембикә» клубы әгъзалары чакырылган иде. Ләйсән Әхмәтова бәйрәмнең килеп чыгышы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче традицияләрне саклау кирәклеге турында сөйләде. Клуб әгъзалары шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Бәйрәм китапханә янындагы мәйданчыкта дәвам итте. Чара табышмаклар һәм викториналар, кызыклы конкурслар, күңелле уеннар белән чиратлашты. Балалар зур кызыксыну белән төрле биремнәрне үтәде, күңелле музыкага биеде. Чара шәм ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.