“Зур илнең кечкенә геройлары” квест-уены

2025 елның 16 мае, җомга

15 май көнне Ватанны саклаучылар елы кысаларында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8а сыйныф укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова “Зур илнең кечкенә геройлары” квест-уенын үткәрде. Балалар ике командага бүленеп, «Әдәби бит», «Тарабарская грамота», «Пазллар җый», «Снайперлар»  станцияләре буенча сәяхәт иттеләр. Уен барышында балалар әсәрләрдән өзекләр буенча китаплар авторларын һәм геройларны эзләделәр, күренекле хәрби эшлеклеләрнең фикерләрен расшифровкаладылар, һәйкәлләр сурәтләнгән пазллар җыйдылар, снайпер уенын уйнадылар, Бөек Ватан сугышының өлкәннәр белән беррәттән сугышкан, катлаулы биремнәр үтәгән, батырлыклар кылган яшь геройлары турында презентация карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан уенга йомгак ясалды, ике командага да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International