«Этика иленә сәяхәт» танып белү сәгате

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

22 май көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә  Түбән Комар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Этика иленә сәяхәт» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Ул балаларны «этикет» төшенчәсе белән таныштырды, аның барлыкка килүе, этикет кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International