Әңгәмә “Болгар – данлы тарихыбыз ядкаре”

2025 елның 24 мае, шимбә

23  май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,  Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен,   Идел буе Болгар  дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1103 тулу уңаеннан, “Болгар – данлы тарихыбыз ядкаре” дигән әңгәмә үткәрде.

 Китапханәче Идел буе Болгар дәүләтенең тарихын сөйләде. Компьютер презентациясе ярдәмендә, Болгар дәүләте тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте.Ахметшина Венера Хәйдәр кызы үзенең Болгарга барган истәлекләре белән уртаклашты. Хазиева Гөлшат - язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевның “Борынгы Болгарда”,Гайнетдинова Гадения - халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Шәһре Болгарда” дигән шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында  Идел Болгарына багышланган  китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International