Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре активистларының "Форпост"зона спартакиадасы

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

26 майда Арча шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре активистларының "Форпост"зона спартакиадасы узды
"Форпост" вәкилләре гадел көрәштә иң көчлеләрне билгеләү, тәҗрибә уртаклашу һәм иптәшләрчә элемтәләрне ныгыту өчен җыелдылар.
Катнашучылар 2 яшь төркемендә һәм төрле дисциплиналарда үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Һәр активист, чыдамлык, дисциплина һәм Җиңүгә какшамас ихтыяр күрсәтеп, иҗтимагый куркынычсызлык сагында торырга әзер булуын күрсәтте.
Кукмара шәһәренең "Центр Форпост" МБУ активистлары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм үз яшь категориясендә 1 урынны алдылар, шулай ук шәхси казанышлар буенча дипломнар алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International