Җәй - искиткеч вакыт, бу көлү, елмаю һәм яхшы кәеф. 3 июньда хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г. социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, «Җәйге кәеф» дигән ял кичәсе үткәрде. Алып баручы җәй айлары, ни өчен аларны шулай атаулары, җәй турында халык сынамышлары һәм ышанулары турында сөйләде.