18 июньдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3 нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен китапханәчеләр Закирова Фирдания һәм Әхмәтова Ләйсән “Бергә уйнарга күңелле” конкурс-уен программасы үткәрделәр. Балалар төрле иҗади биремнәрне үтәделәр, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр, күтәренке кәеф алдылар.