Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенән» кисәтү килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 20 июньдә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- яшенле яңгыр белән көндез җилнең тизлеге 15-17 м/с.