20 июнь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен хәтер көненә багышланган «Бөек сугыш башланган көн...» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Ул балаларга сугыш халыкка күпме кайгы-хәсрәт китерүе тылдагы авыр хезмәт еллары, яшүсмерләрнең партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыгы турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.