Кукмарада уникаль агач төзелеш бинасын — Вахитов урамындагы 1870 елда төзелгән ике катлы йортны реставрацияләү эшләре дәвам итә. Биредә шәһәрдә киез итек җитештерүгә нигез салган абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасының конторасы урнашкан. Монда шулай ук бертуган абыйларының берсе Николай Васильевич яшәгән.
Йорт-ачыкланган мәдәни әһәмияткә ия объект, агач челтәр белән уратып алынган.
Мәһабәт бина 10 елдан артык ташландык хәлдә була. 340 кв. метрдан артык мәйданда реставраторларга зур күләмдә эшләр башкарырга туры киләчәк. Бина бик тузган, шуңа күрә фундамент конструкциясен көчәйтү, бураны, түшәмәләрне, диварларны ремонтлау, түбә, фасад урнаштыру, ишек һәм тәрәзә тутыруларын реставрацияләү планлаштырыла. Электрика, вентиляция яңартылачак, җылыту үткәреләчәк. Шулай ук бинаның агач конструктив элементлары, йөзлекләрнең һәм колонналарның сырлап бизәлеше реставрацияләнәчәк.
Бүгенге көндә фундаментны ныгыту эшләре башкарылган, тышкы диварларны ремонтлау эшләре бара, венецлар өлешчә алыштырылган. Түбә монтажлый башладылар