Балалар китапханәсендә «Ана – бөек исем» дип аталган әдәби кичә үтте

2013 елның 23 ноябре, шимбә

22 ноябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Хамматова Фидания Кукмара №4 мәктәбенең 5б сыйныф укучылары белән халыкара Әниләр көненә багышланган  “Ана – бөек исем” дип аталган әдәби кичә үтте. Балалар мультимедиа презентация ярдәмендә күп мәгълүмат алдылар, “Шигырьнең авторы кем?”,  «Бу әкиятләрнең авторы кем?», «Бу шигырь юлларын кем язган?» исемле викториналарда катнаштылар, “Әниләр бәйрәме” дип аталган кроссворд чиштеләр, Т. Миңнуллин һәм Р. Валееваның әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International