Үзйөрешле техникадан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә, мөлкәткә зыян китермәү максатларында Кукмара муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Үзйөрешле машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланучы затларның тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналардан имин файдалануның башка таләпләре тикшерелә.
Профилактик чараларга карамастан, кешеләр, кызганычка каршы, үзйөрешле техниканы һәм прицепларны бозып файдаланалар, шуның белән кагыйдәләрне бозалар һәм эксплуатацияләгәндә куркыныч тудыралар. Мондый хокук бозучылар ачыкланганда беркетмә төзү һәм 9.3 статьясы буенча кисәтү яки штраф рәвешендә карар чыгару кебек чаралар күрелә. Бу эш дәвам итәчәк.