“Математика укытуның актуаль сораулары”

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

23 ноябрь көнне Кукмара №3 номерлы мәктәбе базасында “Математика укытуның актуаль сораулары” дип аталган семинар үтте. Аны оештыручы Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге. Семинарда укучыларны математика фәненнән  олимпиадага әзерләү, сәләтле балалар белән эшләүнең яңа алымнары, югары уку йортлары белән даими эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр. Семинарда КФУның математика һәм механика Институты укытучысы Хусаинова Энҗе катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International