"Сизә алам" әңгәмәсе

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдә Кукмара үзәк китапханәсе «Сизә алам» проектында катнашты.

Кукмара үзәк китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна МБУ  “Ялкын” яшьләр үзәге» коворкинг-залында, белгеч-психолог белән берлектә, Зур Кукмара  авыл мәктәбенең 10 нчы сыйныф яшүсмерләре белән хис-кичерешләрне тикшерүгә багышланган әңгәмә үткәрде.

Лилия Дамировна үсмерләргә "хис-кичерешләр", "хисләр" төшенчәләре, аларның аермалыклары, хис-кичерешләр классификациясе турында сөйләде. Шулай ук Дореның «Семья акробата», Мункның «Крик» картиналары нинди хисләр уятуы турында да фикер алыштылар, И.Фрезның “Вам и не снилось” кинофильмының геройлары турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International