Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк. Бу хакта 2026 елгы декларация кампаниясе турындагы брифингта Идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.