Аралашу кичәсе “Картаямы соң йөрәк!”

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

9 октябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк катапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган  “Картаямы соң йөрәк”, дип исемләнгән аралашу кичәсе үткәрде. Китапханәче кунакларны өлкәннәр көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Чара барышында килгән кунаклар “Әбием әкиятләре”, “Әби мәктәп баласы” дигән кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, җырлар башкардылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнусова башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International