2025 елның 12 октябрендә Апаста 50+ветераннар арасында хоккей буенча турнир узды.Турнирда Апас, Арча, Саба,Кукмара, Балтач, Питрәч шәһәрләреннән командалар катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең «ВКХ» командасы беренче урынны алды. «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Равил Галәветдинов танылды.