2025 елның 22 октябрендә Нырты урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең, ата-аналарның һәм хезмәткәрләрнең спорт ветераннары Зефир Хөсәенов һәм Вячислав Сәйфетдинов белән тренер көненә багышланган очрашуы булып узды. Алар үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр һәм соңыннан тренерлар балалар белән бергә «Хәтер аллеясы»агачларын утырттылар.