Ял кичәсе: «Алтын көз»

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

27 октябрь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ”да  ял итүче  пенсионерлар өчен, «Алтын көз» дигән ял кичәсе үткәрде. Кичәнең программасы бай һәм күптөрле иде. Кичә рус шагыйрьләренең көз турындагы шигырьләрен укудан башланды. Пушкин, Есенин һәм Тютчев юллары аеруча тәэсирле яңгырады. Әдәби өлештән соң кунаклар көзге традицияләргә багышланган викторинада бик теләп катнаштылар. Алар халык мәкальләрен искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр һәм табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәре белән уртаклаштылар..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International