29 октябрь көнне уку залы китапханәчесе, Салимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, прозаик, фольклорчы Эдуард Салихҗан улы Касыймовның тууына 95 ел тулу уңаеннан, “Кояш көн дә чыга”, дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче язучы Эдуард Касыймовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның, Эдуард Касыймов истәлегенә багышланган “Чишмәләр ага тора”, дигән шигырен тыңладылар.