Кукмара районының иҗат коллективлары «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатлары булдылар

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

Чара Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.

Безнең районнан тантаналы гала-концертта район мәдәният йортының «Идел» бию ансамбле һәм Иске Юмья авылы мәдәният йортының «Вуюись» удмурт вокаль ансамбле чыгыш ясады. Коллективлар үзләренең иҗади номерларын лаеклы тәкъдим иттеләр һәм фестиваль лауреатлары исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International