2025 елның 2 ноябрендә ветераннар командалары арасында «Халыклар бердәмлеге көненә»багышланган хоккей буенча традицион турнир узды. Турнирда Кукмара, Сосновка, Питрәч, Балтач, Апас шәһәрләреннән командалар катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең «ВКХ» командасы беренче урынны алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Илнур Кәримов танылды.