Кукмарада советның икенче утырышы узды

2025 елның 7 ноябре, җомга

2025 елның 7 ноябрендә бишенче чакырылыш Кукмара муниципаль районы Советының икенче сессиясе узды. Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев ачты һәм үткәрде.

Совет эшендә депутатлар, прокуратура, Башкарма комитет вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Сессия нәтиҗәләре буенча:
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Азат Харис улы Гарифуллин бертавыштан сайланды.

2026-2028 елларга районның социаль-икътисади үсеш фаразы расланды.

Кукмара районының 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде.
Анда «Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины»исемен бирү турында муниципаль хезмәткә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Советның һәм муниципаль комиссиянең даими комиссияләре составлары расланды.

Барлык карарлар да бертавыштан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International